Родная речь-Алсу

Родная речь

歌手:Алсу

时间:2014-07-08

    使用手机浏览器「扫一扫」

    在手机上保存,获得更好体验

标签
猜你喜欢的歌曲
歌词

туган тел (родной язык )

и туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!

дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

иң элек бу тел белән

әнкәм бишектә көйләгән,

аннары төннәр буе әбкәм

хикәят сөйләгән.

аннары төннәр буе әбкәм

хикәят сөйләгән.

и туган тел!

һәрвакытта

ярдәмең берлән синең,

кечкенәдән аңлашылган

шатлыгым кайгым минем.

кечкенәдән аңлашылган

шатлыгым кайгым минем.

и туган тел!

синдә булган иң элек кыйлган догам

ярлыкагыл, дип, үзем һәм

әткәм-әнкәмне, ходам!

ярлыкагыл, дип, үзем һәм

әткәм-әнкәмне, ходам!

展开显示全部歌词