Эри ярага тулып тоз
Титаник алган шул ук курс
Багучыга юк барасы
Тормыш салачак җәзасын
Керә гәүдәләрен тишеп
Кеше тәне ямый тишек
Төн һәм диңгез тып-тыныч
Тынычлыкка юк ышаныч
Качам дигәне тәкъдирдән
Качып ике кат интеккән
Офык салкын һәм караңгы
Чәнчи җиле чәйнәп канны
Сезнең ясалма ихласлык
Килә күргәч тә косасы
Боз
Боз
Боз
Боз
Карт сакчының бөтен эше
Шыгырдату усал тешен
һәм арттыртып бару санын
Йөрәктәге җыерчыкның
Ә җан ерам ди диңгезне
Ә җан эчәм ди диңгезне
Ә җан борам ди диңгезне
Диңгез күмгәнче үземне
Боз
Боз
Төн һәм диңгез тып-тыныч
Тынычлыкка юк ышаныч
Төн һәм диңгез тып-тыныч
Тынычлыкка юк ышаныч
Төн һәм диңгез тып-тыныч
Тынычлыкка юк ышаныч
Сезнең ясалма ихласлык
Килә күргәч тә косасы